Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Татарстан язучылары турында без нәрсә беләбез?

29 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре Укучының мәдәни көндәлеге проекты кысаларында 2Б сыйныф укучылары өчен «Татарстан язучылары турында без нәрсә беләбез?» исемле туган якны өйрәнү викторинасын үткәрделәр. Чара барышында китапханәче балаларга Габдулла Тукай, Абдулла Алиш һәм Роберт Миңнуллин кебек язучыларның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. «Кем мин?», «Яратам сине, туган ягым», «Әкияттә кунакта» викториналары сорауларына  җавап биреп, балалар «Шүрәле», «Су анасы», «Куян Кызы», «Сертотмас  үрдәк» һәм башка әкиятләрне бик теләп искә алдылар.  Роберт Миңнуллинның «Мин мактанчык түгел», «Әнигә булышам» һәм «Өлкәннәр» шигырьләрен укыдылар.