Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Эш беткәч уйнарга ярый.

26 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 17 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен татар теленә өйрәтү буенча "Тамчы" түгәрәгенә йөрүче балалар өчен "Эш беткәч уйнарга ярый"дип исемләнгән уен-драматизация үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: Г. Тукай иҗаты үрнәгендә яшь буында милли мәдәниятне һәм туган телне саклау өчен җаваплылык хисе тәрбияләү. Китапханәчеләр балалар өчен шагыйрьнең тормыш  һәм иҗат юлы турында презентация әзерләделәр. Балалар белән яңа сүзләр өйрәнделәр, Г. Тукай әкиятләре, шигырьләрен укыдылар. Балалар үткән материалны төрле дидактик уеннар, бер-берсе белән әңгәмәләр аша ныгыттылар.