«Тукай әкиятләре буйлап»
Апрель ае бөтен татар дөньясы өчен - халкыбызның бөек улы Габдулла Тукай туган ай буларак бик якын. Шул уңайдан 24-26 апрельләрдә шәһәребезнең Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан 3, 17 номерлы балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр һәм шулай ук 5 нче мәктәп укучылары өчен «Тукай әкиятләре буйлап» дип исемләнгән чаралар үткәрелде. Әлеге чараларда балалар Тукайның әкиятләре һәм шигырьләре буйлап сәяхәт иттеләр, “Эшкә өндәү”, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен укыдылар. Тукайның үлемсез әкиятләренә багышланган төрле уеннарда бик актив катнаштылар. Шунысы куанычлы-киләчәк буын Тукай иҗатын бик яхшы белә, димәк әдәбиятыбыз яшиячәк!