Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Библиосумерки 2019. Театральная бессонница

19 апрель көнне  Ю. Гагарин исемендәге  үзәк шәһәр балалар китапханәсе Библиосумеркалар  - 2019 Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Китапханәдә китапханә тормышында иң актив катнашучы балалар җыелды. Библиосумеркалар -2019 «Всё в этом дивном закулисье чудесным образом сплелось»  театральләштерелгән уен программасы белән ачылды. Петрушка һәм Әкиятче балаларны театр төрләре белән таныштырдылар, алар белән «Театр һөнәрләре», «Сценарист», «Игътибарлы укучы» һәм «Без театрда» викториналары үткәрделәр. Театральләштерелгән тамашадан соң «Иң яхшы китап укучылар» һәм китапханә үткәрә торган конкурсларда һәм чараларда актив катнашкан балалар бүләкләнде.

Библиосумеркалар программасы «Курчак театрының тылсымлы дөньясы» мәйданчыгында дәвам итте. «Театр-могҗиза, уен, тылсымлылык!» дип аталган презентация балаларны күләгә, перчаткалар, өстәл, югары, великаннар һәм башка курчаклар белән таныштырдылар. Шулай ук балалар «Вершки и  корешки», «Төлке һәм әтәч», «Ир һәм куян», «Битый небитого везет» әкиятләрен  курчак белән күрсәттеләр.

«Китапларның җанлы геройлары» мәйданчыгында тәкъдим ителгән костюмнардан балалар әкият геройларының образларын ясадылар, пантомималар күрсәтттеләр «Көзге», «Шау-шу бизәлеше» уеннарын уйнадылар.

Ә иң кечкенә укучылар өчен «Яшь актер студиясе» мәйданчыгында күләгә театры өчен фигуралар ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Аннан соң балалар «Шалкан» рус халык әкияте буенча күләгә театры күрсәттеләр.