Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Һәркайда яхшылык булсын.

17 апрель көнне  Ю. Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Язгы игелек атналыгы»на багышланган «Игелек корабы» Халыкара хәйрия акциясендә катнашты. Акциянең максаты - авыр тормыш хәлендә калган балаларны мәдәни үстерүгә, балалар өчен китаплар бүләк итеп оештырылган мәдәни-ял чаралары оештыру юлы белән ярдәм итү.  14нче коррекция мәктәбенең 3, 4, 6 сыйныф укучылары өчен «Һәркайда яхшылык булсын» уен-викторина үткәрелде. Чара башында балалар белән «Игелек» нәрсә икәнлеге һәм аны башка кешеләргә аңлаешлы итеп күрсәтергә кирәклеге турында сөйләштеләр. Яхшылык турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. «Әкиятләрдә яхшылык һәм явызлык» дигән викторина һәм «Әдәпле булыгыз», «Ягымлы сүз», «Тылсымлы урындык» дигән уеннар уйнадылар. Чара ахырында балаларга китапханә укучылары тарафыннан тапшырылган «игелек кораблары», китаплар һәм канцтоварлар бүләк иттеләр. Балаларны корабларда язылган дулкынландыргыч, күңел теләкләре бик сөендерде.