«Космос-ахырсыз юл»
12 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче мәктәпнең 2, 3, 4 нче сыйныф укучылары өчен космонавтика көненә һәм Ю. А. Гагарин тууына 85 ел тулуга багышланган «Космос-ахырсыз юл» дигән уен-сәяхәт үткәрделәр. Укучыларга презентация фонында Бөек кешенең балачагы турында сөйләделәр: аның тырыш, әдәпле, ярдәмчел булуы турында сөйләделәр. Алар безнең балалар китапханәсе 1963 елның 1 гыйнварыннан Ю. Гагарин исемен йөртүен белделәр. Балалар Ю. Гагаринга багышланган шигырьләр укыдылар: «Ах, бу көн-12 апрель», «Гагарин елмаюы», «Юрий Гагарин». Интеллектуаль викторина үткәрелде. «Центрифуга» һәм « Космонавт» уеннарын уйнадылар. Нәтиҗә ясадылар: Ю. Гагарин үзенең батырлыгы, хезмәт сөючәнлеге, максатка омтылучанлыгы белән кешенең бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләре булуын исбатлады.