Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Яхшы һөнәрләр бик күп»

8 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 6 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Яхшы һөнәрләр бик күп» дип исемләнгән әңгәмә – уен үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр  «Һөнәрләр тарихы» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Балалар кайбер һөнәрләрнең борынгы булуын белделәр, ә кайберләре әле күптән түгел генә барлыкка килгән һәм барлыкка килүен дәвам итәләр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханә хезмәткәрләренә аларның ата-аналары кем булып эшли һәм алар үзләре үскәндә кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. Аннан соң балаларга кунакка янгын сүндерүче килде һәм үз һөнәре һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде. Чара барышында балалар «Һөнәрне танып бел», «Хәреф һәм һөнәр», «Һөнәрләр аукционы» уеннарында актив катнаштылар. Хезмәт һәм һөнәрләр турында мәкальләр белән таныштылар, күңелле физкультминутка үткәрделәр. Чара ахырында балаларга «Кошкин дом» курчак спектакле күрсәтелде, анда янгын сүндерүчеләр һөнәре турында сөйләнде.