Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Сәламәтлеккә юл

4 апрель көнне Ю. Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган 11нче гимназиянең 3А сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлеккә юл» дигән конкурс-танып-белү программасы үткәрделәр. Сәламәтлек-кеше тормышының төп кыйммәтләреннән берсе, шатлык чыганагы һәм безнең һәрберебез кечкенәдән үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Чара барышында бөтен «сәламәтлеккә юл» төрле биремнәрдән торган станцияләргә бүленгән иде. «Разминка» станциясендә балаларга бераз хәрәкәт итәргә тәкъдим ителде, чөнки «хәрәкәт-ул тормыш» дип юкка гына әйтмиләр. «Көн тәртибе» станциясендә балалар дөрес көн режимы кордылар. «Сәламәт булыгыз» станциясендә балаларга физик, психик, әхлакый сәламәтлек, дөрес туклану, чыныгу һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләделәр. «Безнең докторларга рәхмәт» станциясендә укучылар кешенең сәламәтлеге, авыру һәм дәвалау темасына кагылып үткән хикәяләр һәм әкиятләр искә төшерделәр. «Сүзне әйтеп бетер» һәм  «Гигиена ярдәмчеләре» станцияләрендә табышмаклар чиштеләр. «Витамин» станциясендә балалар витаминнар файдасы һәм аларның нинди продуктларда булуын белделәр.