Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балалар китаплары – үсеш витаминнары

3 апрель көнне шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган «Балалар китаплары – үсеш витаминнары» исемле уен – конкурс программасы узды.  6 нчы мәктәпнең 1а сыйныф укучылары өчен Йолдыз санаучы һәм Маймыл «Әкиятне тап», «Геройны таны», «Кем шундый», «Төшеп калган  сүзне тап» дигән әдәби уеннар үткәрделәр. Аннан соң укучылар «Китап битләре», «Яраткан китап», «Матур иллюстрация» конкурсларында көч сынашты. Балалар үзләрен балалар әдәбиятын чын белүчеләр итеп күрсәттеләр һәм «Китаплар могҗизалар бүләк итә» дигән китап серләренең сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Балалар китабы көне яраткан китаплар белән очрашу, чын шатлык бәйрәме булды.