Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Китап белән күңелле атлау

2 апрель - Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтәбез. «Игелек бүләк ит» балалар һәм инвалид балаларның ата-аналары иҗтимагый оешмасы тәрбияләнүчеләре өчен китапханәчеләр «Китап белән күңелле атлау» дип исемләнгән әдәби бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәмгә балаларга әкият геройлары Василиса Премудрая һәм Петрушка килде. Алар кызыклы уеннар үткәрделәр: «Петрушка», «Керпеләр китапта кунакта», « Әйе яки юк», «Күңелле каламбур» шигъри бутагыч, «Көн һәм төн» викторинасы, «Яулыклар» музыкаль биюе, «Мин бу, мин бу, болар барысы да минем дусларым», шарлары белән «Әдәпле сүзләр» уены. Чара барышында китапханәчеләр чын күңелдән балаларга үзләренең күңел җылысын, мәхәббәтләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик кызыклы һәм күңелле үтте. Бәйрәмдә 2 нче мәктәпнең 6Б сыйныф укучылары актив катнаштылар, алар балаларга бүләкләр тапшырдылар.