Нәни кунаклар
29 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Салават күпере» әдәби клубы кысаларында 3 нче номерлы балалар бакчасы балалары өчен Р. Бәшәр иҗатына багышланган «Нәни кунаклар» дип исемләнгән әдәби каламбур үткәрелде. Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты, «Таң», «Апрель бураны», «Авазлар», «Кояшлы яңгыр», «Светофор» шигырьләре, «Нәни кунаклар» хикәясе белән таныштылар, табышмаклар чиштеләр. Презентация ярдәмендә балалар Бәшәр иҗаты буенча сәяхәт иттеләр. Чара кызыклы һәм мавыктыргыч булды.