Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Театрның тылсымлы дөньясы

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде. 27 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 3нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Театрның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән слайд - презентация үткәрделәр. 27 мартта Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. Театр-ул үзенчәлекле дөнья, әкиятләр дөньясы, фантазияләр, могҗизалар. Күп гасырлар инде театр яши һәм сөендерә дә, сокландыра да. Театр көне алып баручының театр барлыкка килү тарихы турында сөйләве белән ачылды, шулай ук театрларның нинди төрләре булуын белделәр, театр һөнәрләре турында сөйләделәр, театр нидән гыйбарәт икәнен белделәр. Балаларга сулыш гимнастикасы бик ошады, ул аларга үзләрен яшь артистлар итеп хис итәргә мөмкинлек бирде. Балаларга китапханә театыры «Овация»Т. Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтелде.  Нәни укучыларга әкият геройлары бик ошады. Соңыннан балалар әкият буенча викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага «Театр - әкият ул, театр – могҗиза» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде