Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Әгәр мин президент булсам

22 март көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8 нче мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Әгәр мин президент булсам» дигән танып-белү уены үткәрделәр. Президент-безнең илдә иң югары һәм җаваплы вазыйфа. Аңа безнең Ватаныбызның барлык өметләре, бурычлары һәм проблемалары йөкләнә. Шуңа күрә без сайлауларга җитди якын килергә тиеш. Уен вакытында балалар сайлауларның нәрсә икәнен белделәр, сайлау бюллетеньнәре белән таныштылар. Балалар үзләре Президент ролендә булып карадылар һәм  нәрсә эшләүләре турында сөйләделәр: «Мин илебездә кешеләрнең тормышы яхшырак булсын өчен барысын да эшләр идем», «Россия балаларына һәм картына аерым игътибар бирәчәкмен», «Илебез иң чиста һәм матур булсын өчен тырышырмын»,  «Мин башка илләрнең президентлары белән сугыш туктату турында килешер идем». Чара ахырында китапханәчеләр балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләделәр.