Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Дуслар кирәк җирдә яшәргә

22 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре татар балалар язучысы Ф. Сафинның 65 еллыгына багышланган "Дуслар кирәк җирдә яшәргә" дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрде.  2 нче мәктәпнең 4А һәм 4Б сыйныф укучыларына китапханәче Факил Сафин тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, "Ләлә белән Арслан", "Кошлар яратучы малай", "Әйдәгез дуслашыйк", "Керпенең шәһәргә сәяхәт", "Кибеткә баручы Аю"китаплары белән таныштырды. Чара барышында балалар язучының "Туган телдә җырыбыз", "Шуны бел син, и бала ", "Туган көн", "Көчле малай", "Кошлар яратучы малай", "Дус булырга өйрән" дигән шигырьләрен укыдылар, әдәби викторина үткәрелде. Ф. Сафин шигыренә язылган «Кулчатыр» җырын тыңладылар.