«Могҗизалы Китапград»
21 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында «Могҗизалы Китапград» дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрделәр. Китапханәче балалар белән татар язучыларының иҗатына багышланган мавыктыргыч әдәби сәяхәткә китте. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен һәм хикәяләрен бик теләп искә алдылар. Аннан соң «Кем мин?», «Угадай-ка» викториналарының сорауларына җавап бирделәр һәм әкият персонажлары турында табышмаклар чиштеләр.