«Табигатьнең тере табышмагы»
20 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче мәктәпнең 3А сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья Су ресурслары көненә багышланган «Табигатьнең тере табышмагы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар суның үзлекләре, аны табигатьтә тарату һәм кеше тарафыннан куллану турында белделәр. Су үсемлекләре һәм хайваннар белән таныштылар, суда яшәүче әкиятләр һәм мультфильмнар геройларын искә төшерделәр. Су турында шигырьләр һәм мәкальләр укылды. Шулай ук суны ничек сакларга һәм сулыкларны пычрактан сакларга кирәклеге турында да искәрттеләр. Балалар «Су, су, әйләнә-тирәдә су…» экологик викторинада актив катнаштылар.