Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Тюнинг куркынычсызлыгы»

20 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә  юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча «Тюнинг куркынычсызлыгы» гаилә конкурсы булып узды, анда 2 мәктәпнең 2б сыйныф укучылары һәм ата-аналары актив катнашты. Конкурсны «ТР Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ профилактика бүлеге башлыгы Рахманова Зөлфия Мөдәрис кызы, ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы профилактикасы буенча баш белгече Сергеева Эльмира Захаровна, китапханә мөдире Янбатырова Гүзәл Равил кызы, түгәрәк җитәкчесе ЮИД Грачева Любовь Федоровна бәяләде. «Светофорики» һәм «Экстремалы» командалары «Багажникны ачабыз» (юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр), «Төсле тәртип» (светофорның макетын төзеделәр), «Таныш форсаж» (юл билгеләре белемнәрен тикшерделәр), «Амортизация уңышлы узды» (кыен вәзгыятне хәл иттеләр), табышмаклар әйтелде. Дөрес җаваплар өчен командалар ак тасмалар алдылар, шул тасмалардан җәяүлеләр кичү юлын җыйдылар. Кечкенә генә аерма белән «Светофорики» командасы җиңде. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.