«Китапханәдә китапны ничек сайларга?»
Ю. Гагарин исеменәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 2 мәктәпнең 1 а сыйныф укучылары өчен «Китапханәдә китапны ничек сайларга?» дип исемләнгән дәрес үткәрелде . Китапханә-ул бик күп китап саклау урыны. Алар эчтәлеге һәм билгеләнеше буенча төрледән-төрле, китапханәгә беренче тапкыр килгән укучыларга яки балага кирәкле китапны сайлау җиңел булмый. Дәрес барышында балаларны китапханәдән файдалану кагыйдәләре, китап структурасы, каталоглар, аның төрләре, куллану кагыйдәләре белән таныштырдылар. Балалар белән «Укыйм – барысын да беләм» дигән темага викторина үткәрелде, «Китап – балаларның дусты» китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды. Чара ахырында балалар «Читайка» җырын тыңладылар. Чара матур презентация белән үрелеп барды.