Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Йолдызлар бездә кабына

Лениногорск муниципаль районының авыл һәм шәһәр китапханәләрендә 11-17 март көннәрендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы узды. Көн саен балаларны кызыклы китаплар, талантлы якташлар белән очрашулар, мавыктыргыч уеннар һәм конкурслар көтә иде.

 17 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Яшь талантлар иҗаты сәхифәләре буенча-2019»  дигән кулъязма китапны тәкъдим итү белән Балалар китабы атналыгын ябу чарасы узды. Китапханәчеләр балаларга чын бәйрәм оештырдылар. Балалар Китап патшабикәсе, хат ташучы Печкин һәм кот Матроскин белән бергә балалар китаплары буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. «Адрес буенча кем икәнен таны», «Әдәби геройны тап» уеннарында бик теләп катнаштылар. Кот Матроскин белән бергә «Көйне тап» конкурсында катнаштылар. Китап патшабикәсе балаларга китапка мәхәббәт өчен рәхмәт белдерде. Соңыннан барлык катнашучылар яшь авторларның үзләре язган шигырьләрен, әкиятләрен һәм хикәяләрен бик теләп тыңладылар. Нәкъ менә аларның әсәрләреннән «Яшь талантлар иҗаты сәхифәләре буенча-2019»  дип исемләнгән кулъязма китап булдырылды.

 Әдәби иҗаттагы уңышлары өчен катнашучылар рәхмәт хатлары һәм призлар алдылар.