Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Кояшлы балачак

Билгеле булганча, һәр китап язучыдан башлана. Аның фантазиясе безне моңсуланырга, сөенергә, фикер алышырга, уйларга мәҗбүр итә. Язучы белән очрашу, үз фикереңне һәм хыялыңны җанландыручы кеше белән танышу мөмкинлеге булу бик яхшы. Балалар өчен иҗади очрашулар аеруча кызыклы.   14 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре Балалар китабы атналыгы кысаларында 11нче гимназиядә язучы Захарова Зинаида белән иҗади очрашу оештырдылар.    Зинаида Кирилл кызы – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Р. Төхвәтуллин исемендәге әдәби премия лауреаты, Әлмәт «Кызыл каурый»  әдәби берләшмәсе әгъзасы, унбер китап авторы. Әлеге чарага шәһәр мәктәпләренең 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Очрашу барышында балалар Зинаида Кирилл кызының шигырьләрен сөйләделәр, 11нче гимназия укучылары «Зирәк куян» әкиятен сәхнәләштерделәр, концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм, кунакларга язучы белән шәхсән танышу мөмкинлеге  бирде, үзләрен кызыксындырган сорауларга  җаваплар алдылар. Үз чиратында Зинаида Захарова балаларга үз китапларын бүләк итте.