Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Шигърият – могҗизалы ил

13 март көнне Балалар китабы атналыгы кысаларында Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 10 нчы мәктәпнең 6-7 сыйныф укучылары өчен «Шигърият – могҗизалы ил» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Чарада катнашкан яшь китап укучылары  шигъриятнең нәрсә икәнлеге, аның ни өчен кирәк икәнлеге турында фикер алыштылар. Китапханәчеләр балаларны Есенин, Пушкин, Некрасов, Блок, Ахматова һәм башка язучылар иҗаты белән таныштырдылар. Балалар яраткан шигырьләрен искә төшерделәр һәм яттан сөйләделәр. Ф. Тютчев, Е. Есенин, А. Фет шигырьләре яңгырады. Чара ахырында балалар үзләрен, кечкенә шигырьләр иҗат итеп, шагыйрьләр ролендә сынап карадылар. 4 сүз бирелде, шулардан балалар үзләре бик теләп шигырьләр иҗат иттеләр.