Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Балалар китабы атналыгын ачу «Китап патшалыгында, китапханә дәүләтендә»

11 март көнне  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Китап патшалыгында, китапханә дәүләтендә»  Балалар китабы атналыгын ачу тантанасы булды. Бу бәйрәм инде 76 ел дәвамында барлык китап укучы балаларны, балалар язучыларын,  китапханәчеләрне берләштерә. Бу китапка гашыйк, кызыксынучан балалар бәйрәме. Китапханәгә керү юлында 6нчы мәктәпнең 1Б сыйныф укучыларын әкият геройлары: Мальвина, Маймыл һәм Петрушка каршы алдылар. Алар балаларны уку залына озаттылар. Анда балалар  В. Катаевның «Цветик – семицветик» әкият каһарманы Женя белән очрашты һәм аның белән бергә әкиятләр дөньясына сәяхәт иттеләр. Чәчәк таҗларын өзеп, Женя теләк теләде, ә балалар аларны үтәделәр. Балалар бик теләп әкият геройлары турында табышмаклар чиштеләр, китап турында шигырьләр укыдылар, мультфильмнардан җыелган көйләрне  таныдылар, «Әкият узышларында» катнаштылар, әдәби геройларга үз әйберләрен кайтарырга ярдәм иттеләр.