Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Иң яхшысын укырга вакыт

1996 елда Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан балалар әдәбияты өлкәсендә иң күренекле язучыларны бүләкләү өчен Абдулла Алиш исемендәге премия гамәлгә куелды. Ш. Галиев һәм Л. Ихсанова бу премиягә беренче лаек булдылар. Төрле елларда премиягә Р. Мингалимов, Р. Корбан, Ф. Яруллин, Р. Хафизова, Р. Миңнуллин, Д. Гайнетдинова һәм башкалар ия булдылар.

6 март, Бөтендөнья кычкырып уку көнендә,  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 11нче гимназиянең 4А сыйныф укучылары белән бергә «Иң яхшысын укырга вакыт» Республика акциясенә кушылды.  Акцияне «Республика балалар китапханәсе» ТР ДБУК оештыра. Акциянең максаты -Татарстан Республикасы язучыларының балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әсәрләрен популярлаштыру. Акциядә «Балалар яраткан күңелле шигырь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда А. Алиш премиясе лауреатлары китаплары тәкъдим ителде.Акция барышында балалар Л. Ихсанова  иҗаты белән таныштылар, аның татар телендә:«Бүләк», «Очты, очты», «Казан кунагы», «Наил һәм Фаил» повестьларыннан өзекләр укылды.