Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Март аенда аерым көн бар

6 март көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Вдохновение» клубы белән берлектә 6 нчы мәктәпнең 7Б сыйныф укучылары Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган «Март аенда аерым көн бар» дип исемләнгән конкурс - күңел ачу программасы үткәрделәр. 8 Март - балалар яраткан әниләрен, әбиләрен, апаларын котларга ярата. Чара башында китапханәче бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Аннан, ике команда - малайлар һәм кызлар командасы формалашты. Балалар «Пешекче», «Открытка яса» аны укытучыларына бик теләп бүләк иттеләр, «Рецептны таны», «Шигырь укы» кебек конкурсларда көч сынаштылар. «Девочки, как вы прекрасны!» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Кызлар, әниләр бүләкләр белән бүләкләнделәр, җылы котлау сүзләре ишеттеләр.