Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Барысы да гаиләдән башлана»

8 март-язгы бәйрәм алдыннан шәһәрнең Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Барысы да гаиләдән башлана» дип исемләнгән гаилә конкурсы узды. Конкурста 2 нче урта мәктәбенең 1Б сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашты. Катнашучылар өчен җан атарга әбиләр, бабайлар килгән иде. Жюри игътибарына «Гаиләнең визит карточкасы»,  «Гаилә ризыгы», «Әкиятләр,  могҗизалар һәм тылсым дөньясында» викторинасы, «Картинаны җанландыр» конкурс биремнәре тәкъдим ителде. Шулай ук тамашачылар өчен « Хыялыңдагы өйне яса», «Мин - принцесса», «Эрудит» конкурслары әзерләнде. «Гаилә китап зирәклеген туплый алачак» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барысы да бүләкләр алдылар, чара чәй өстәле артында тәмамланды.