«Бергә укыйбыз: олылар һәм балалар»
26 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Бергә укыйбыз: олылар һәм балалар» акциясе узды. Балалар китапханәгә әти-әниләре белән киләләр, бергәләп китап сайлыйлар, бергәләп укыйлар, фикер алышалар. Китап ярдәмендә гаиләне «дуслаштыру» - китапханәнең бурычы. Бу көнне әти-әниләр белән килгән барлык укучылар да китапханәче сорауларына җавап биреп, мавыктыргыч викторинада катнаштылар. Гаилә белән бергә уку өчен тәкъдим ителгән яңа китаплар белән таныштылар. Шулай ук барлык килгәннәргә «Ата-аналарга ярдәмгә», «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга нинди китаплар укырга» һәм башка буклетлар таратылды.