Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Закон һәм Мин иленә сәяхәт»

22 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8нче мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Закон һәм Мин иленә сәяхәт» дигән хокукый сәгать үткәрделәр. Бу ил картада юк, әмма ул законнарны үтәргә тырышучыларның күңелендә. Балаларга законның нәрсә икәнлеге, кануннарга уңай карарга һәм аларны үтәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Барлык балаларның да, тиренең төсләренә, милләтенә яки яшәү урынына бәйсез рәвештә, тигез хокуклары бар, диелде. Әлеге хокукларның барысы да «Бала хокуклары турында» Конвенциянең мөһим документында язылган, балалар әлеге хокукларны санадылар, бурычларын  искә төшерделәр. Әдәби геройларның берсе язган хатны укып, китапханәче балаларны әкиятләрдә дә закон өчен урын бар, дигән фикергә китерде. Аннары «Исемнәр» уены үткәрелде. Чара ахырында балалар үз дәүләтенең кагыйдәләре һәм кануннары буенча яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.