Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Держава армией крепка"

22 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре  Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Держава армией крепка» исемле конкурс – уен программасы үткәрделәр. Уенда 8 нче мәктәпнең 4 А сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында укучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ватанны саклаучылар кемнәр алар, хәрби исемнәр һәм гаскәрләр турында җентекләп белделәр. Чараның уен өлеше «Чын ир-ат!», «Көйне тап!» , «Бер, ике һәм ут!» , «Каты чикләвек!», «Разведчиклар», «Кыюлар һәм җитезләр», «Яраланганнарга булыш» дигән конкурслардан торды.  «Ягез әле, малайлар!»  дигән викторина сорауларына балалар бик теләп җавап бирделәр. Чара ахырында кызлар малайларны бәйрәм белән котладылар һәм аларга җылы сүзләр теләделәр, һәм сыйныф белән бергә «Шәһәр буйлап солдат бара» җырын җырладылар.