Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Туган тел, мин синең белән дус»

21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Бу көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Туган тел, мин синең белән дус» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарага  11нче гимназиянең 3б сыйныф укучыларычакырылды. Презентация ярдәмендә китапханәче бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырды, рус һәм татар телләренең бөеклеге һәм байлыгы турында сөйләде, дөнья халыклары телләре турында кызыклы фактлар белән таныштырды. Балаларга Л. Толстой, К. Паустовский, М. Горький кебек күренекле язучыларның Рус Теле турындагы фикерләре укылды.Әлеге чара төрле төрдәге биремнәр, уеннар, конкурслар, күп кенә тел бүлекләрен яктырткан иде. Мәсәлән: «Тынышлык билгеләре турында табышмаклар»,  блиц-турнирлар: «Синонимнар», «Антонимнар»; конкурслар: «Мәкаль белгечләре», «Фразеологизмны дәвам ит», « Дөрес әйт!» , «Незнайкин әкият китапларының исемлеге» һәм башка чаралар  «Телем - дустым» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.