Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Безнең чыганакларыбыз. Фольклорны укыйбыз» акциясе

21 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе  Ульяновски балалар укуына ярдәм фонды тарафыннан оештырылган «Безнең чыганакларыбыз. Фольклорны укыйбыз»  дип исемләнгән акциясенә кушылды. Акциядә 16-нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Яшь укучылар өчен «Уеннар, мәзәкләр» дип исемләнгән фольклор бәйрәме үткәрелде.Балалар халык иҗаты һәм фольклорының төрле жанрлары белән таныштылар. Китапханәдә балаларны ачык йөзле Петрушка каршы алды. Аның ярдәме белән без рус һәм татар фольклорының - санамышлары, табышмаклары, мәкальләре, тизәйткечләре, әйлән – бәйлән уеннары, әкиятләре булуын ачыкладык.  Кызыклы презентация ярдәмендә балалар әкияти викторина сорауларына җавап бирделәр, «Тимербай», «Чәбәкле», «Кычкыру– алдау», « Әйе – юк», музыкаль импровизация «Барыня» - уеннары уйнадылар, яулыклар белән биеделәр.Балаларга «Рус һәм татар фольклорында кунакта» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.