Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Ларец мудрости

20 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Вернисаж» әдәби клубы кысаларында 11нче сыйныф укучылары өчен  И. А. Крыловның тууына 250 ел тулуга багышланган «Ларец мудрости» курчак театры элементлары белән, әңгәмә-уен үткәрделәр. Чара язучының балачак еллары,  беренче тәҗрибәсе, китапларга, әдәбиятка мәхәббәт атмосферасында  тәрбияләнүе турында сөйләүдән башланды. Балалар Иван Крылов мәсәлләрен укыдылар һәм   "Дуңгыз", "Крестьян һәм төлке", "Эт дуслыгы", "Бүре һәм кәҗә бәтие" персонажларын курчак ярдәмендә җанландырдылар. Яшь укучыларыбыз викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр.Чара ахырында балалар китапханәче белән бергә: мәсәл игелекле, гадел, булырга өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар. Чара  матур презентация белән үрелеп барды.