Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Намус, бурыч һәм абруй турында сөйләшик

15 февраль көнне Ю. Гагарин  исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8 нче мәктәпнең 6А һәм 6Б сыйныф укучылары өчен Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган «Намус, бурыч һәм абруй  турында сөйләшик» мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты-әдәбият, музыка кулланып, яшьләргә безнең әфганчыларның төп сыйфатларын: батырлык, намуслылык, үзләренең хәрби һәм патриотик бурычларын үтәргә омтылу булды.  Балалар Әфган сугышының сәбәпләре белән таныштылар. Дуслык, бердәмлек, сугышчан туганлык хисләре мисалларына зур игътибар бирелде, бу күпләргә исән калырга мөмкинлек биргән. В. Паркаевның « Әфганстан – Лениногорск 1989-2014» китабына зур игътибар бирелде. Әлеге китаптан балалар якташларыбызның сугыш юлы турында белделәр, һәлак булганнарга хөрмәт күрсәттеләр.