Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Дөньяны үз кулларың белән чистарак ит

14 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче урта мәктәптә 2б сыйныф укучылары белән «Дөньяны үз кулларың белән чистарак ит» дигән күзәтү-уйлану үткәрделәр. Территорияләрнең һәм табигатьнең экологик торышы проблемасы хәзер бик актуаль. Кеше тормышын чүп-чардан башка күз алдына да китереп булмый, бу проблеманы ничек тә булса хәл итәргә кирәк. Укучыларга «Экология», «Җир планетасы», «Могҗизалы җир планетасы» дигән энциклопедия китаплары буенча бик күп мисаллар китерелде: һава, су пычрану, юкка чыга торган төрләр, табигатьне коткарабыз, суны саклагыз дигән бүлекләр өстендә уйлану үткәрелде. Укучылар кайбер илләрдә таралган көнкүреш калдыкларын аерым җыю һәм аларны эшкәртү тәҗрибәсе белән таныштылар һәм алган белемнәрен «Чүпне дөрес чистартабыз» уенында ныгыттылар. Әгәр бүген һәркем чүп-чар белән көрәшү эшенә кулдан килгәнчә өлеш кертсә, иртәгә бергәләп Планетаны бәла-казалардан саклап кала алачакбыз.