Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Без Җәлил оныклары»

Февраль аенда Россия герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үтә. Дөнья әдәбиятында үз исемнәрен үлмәс итүче шагыйрьләр күп. Ләкин фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары белән исемен мәңгеләштергән Герой Муса Җәлил кебекләр  бармак белән генә санарлык.

13 февраль көнне Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 17нче, 25нче  һәм 20нче балалар бакчаларында тәрбиянүчеләр  өчен «Без Җәлил оныклары» исемле әдәби круиз үткәрделәр. Балалар белән әңгәмә вакытында китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең поэзия генә түгел, бөтен гомере һәм фаҗигале язмышы ныклык үрнәге булуын белделәр. Экранда шагыйрьнең тормышы турында презентация күрсәтелде, «Карак песи» җыры яңгырады, «Маэмай»шигырен укыдылар. Шуннан соң «Маэмай» шигыренең персонажы, Акбай балалар белән күңелле физкульт минут үткәрде, табышмаклар әйтелде. Чара ахырында балалар кәгазьдән пилоткалар ясадылар.