Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Китап саклаучы»

12 февраль көнне Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчесе 22 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Китап саклаучы» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде. Китапханәче яшь китап укучыларга китапханә ни өчен кирәк булуы турында сөйләде, китапханәдә Үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре, китапханә бүлекләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның үз "фатиры" булуын  - китап стеллажында һәр берсенең урыны барлыгын, бу китапны укырга теләгән һәр кешенең аны җиңел һәм тиз таба алуын белделәр. Укучылар «укучы» төшенчәсе һәм китап укучылар формуляры белән таныштылар. Китапханәдә булган әдәбият, китап һәм журналларга күзәтү үткәрелде. Китапханәче балаларга китапларның  дөрес булмаган мөрәҗәгатьтән «авырый» алулары, китапны ничек итеп дәвалап, аны тәртипкә китерү, битләрне ябыштыру кагыйдәләрен өйрәтте. Ахырдан һәр бала үзе өчен китап кыстыгычы ясады. Балаларга шундый үзенчәлекле дәрес ошады. Алар хәзер түземсезлек белән безнең китапханәнең китап укучылары булуларын  көтәчәкләр.