Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Матурлык дөньясында»

11 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында ,7 нче урта мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары өчен «Матурлык дөньясында»  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кунакханә үткәрде. Презентация фонында китапханәче балаларны Фәрит Халиков, Альфрид Шәймәрданов, Харис Якупов, Бакый Урманче һәм башка күренекле татар рәссамнарының эшләре белән таныштырды. Озак һәм нәтиҗәле иҗади тормыш өчен бу кешеләр татар халкының Алтын мәдәни мирасы фондына кергән уннарча шедевр иҗат иткән. Шулай ук татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев, үз вокаль-башкару мәктәбен булдырган - Илһам Шакиров,  актриса, җырчы һәм композитор- Сара Садыйкова кебек танылган шәхесләр турында сөйләнде. Бу без музыкаль кунакханәдә булган  кешеләрнең аз санлы исемнәре.