«Син һәрвакыт безгә үрнәк булырсың»
Китапханәчеләр ел саен татар халкының батыр улы Муса Җәлилгә хөрмәт күрсәтәләр. 7 февраль һәм 12 февраль көнне 2нче урта мәктәпнең 5А, 5Б, 5В сыйныф укучылары өчен «Син һәрвакыт безгә үрнәк булырсың» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде. Чара кысаларында китапханәче укучыларга шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләде, язучының «Батыр куян », «Звонок», «Карак песи» шигырьләрен укыдылар, аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, « Сау бул минем акыллым» җырын тыңладылар, аның атаклы « Моабит дәфтәрләре»турында әңгәмә алып бардылар.