Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Юл фәннәре шәһәрендә»

8 февраль көнне Ю. Гагарин  исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә,  15нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Юл фәннәре шәһәрендә» уен-сәяхәт үткәрелде. Балалар «Балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре» китабы буенча сәяхәткә чыктылар. Сәхифәдән чыгып, мәктәпкәчә яшьтәге балалар юл билгеләрен, ярдәмгә ашыга торган машиналарның исемнәрен кабатладылар, «Җәяүле юл әлифбасы» ннан яңа сүзләр белделәр, шигырьләр тыңладылар. Чара барышында балалар «Ничек юл аркылы дөрес чыгарга», «Светофор», «Зебра», «Автобус» уеннарында актив катнаштылар. Плакатлар ярдәмендә юлда очраган төрле ситуацияләрне чиштеләр.