Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Нина Павлованың йонлач һәм канатлы геройлары»

8 февраль көнне «Нина Павлова китабын укыйбыз» III төбәкара акциясе кысаларында 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен китапханәчеләр «Нина Павлованың йонлач  һәм канатлы геройлары» дигән театрлаштыру элементлары белән кычкырып уку үткәрделәр. Нина Павлова китаплары әкияти, матурлыкка тулы, табигатькә һәм һәр тереклеккә сакчыл карарга өйрәтәләр. Акция кысаларында «Көтелмәгән  кунак», «Яхшы доктор», «Куаклар астында» дигән хикәяләр укылды.  «Көтелмәгән  кунак» хикәясен укыганда  балаларга корт һәм кырмысканың катнашында курчак спектакле күрсәтелде. «Яхшы доктор» хикәясен укыгач, балаларга доктор Айболит үзе килде. «Куаклар астында» хикәясе балаларны бик гаҗәпләндерде һәм алар геройлар өчен борчылуларын үз рәсемнәрендә чагылдырдылар.