Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Балалар челтәрдә»

7 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 5а һәм 6А сыйныф укучылары өчен Куркынычсыз Рунет атналыгы кысаларында «Балалар челтәрдә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.  Чараның максаты укучыларның игътибарын Интернет эшендә үз иминлеген тәэмин итү кирәклегенә җәлеп итү иде. Укучылар Интернет челтәреннән файдаланучылар мәдәнияте, авторлык хокукларын яклау, социаль челтәрләрдә үзеңне куркынычсыз һәм дөрес итеп тоту мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Шулай ук Вебландиянең – балалар өчен сайтлар коллекциясе системалаштырылган интернет - портал барлыгын да искә төшерделәр.  Укучылар файдалы сылтамалар белән таныштылар һәм социаль видеороликлар карадылар. Чара «Уйланулар эшләпәсе» исемле ситуатив уен белән тәмамланды.