«Чуртан кушуы буенча»
6 февраль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсенең, «Китап геройлары артыннан» курчак театрында катнашучылары 6 нчы мәктәпнең 1А сыйныф укучылары өчен «Чуртан кушуы буенча» дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр. «Чуртан кушуы буенча» - могҗизалы спектакль, аның нигезендә барыбыз да яраткан әкиятенең сюжеты ята. Рус халык әкиятендәге кебек үк, көйсез - Марья, патша , ялкау Емеля, солдат, җанлы чиләк, мич, балта, чана һәм, әлбәттә, тылсымчысы Чуртан .Караганнан соң әкият буенча фикер алышу булды. Спектакль, китапханәдә билгеле бер атмосфера тудырып, кәефләрне күтәрде, нәни укучылар күңелендә озак сакланыр.