Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Эшче һөнәрләр дөньясында»

1 февраль көнне Ю. Гагарин  исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсендә  2 нче урта мәктәбенең 8Б һәм 8В сыйныф укучылары өчен «Эшче һөнәрләр дөньясында» дип исемләнгән «WorldSkills» вәкилләре белән очрашу үтте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасында 2019 елны «Эшче һөнәрләр елы»  дип игълан итү турында Указ чыгарды. WORLDSKILLS KAZAN 2019 - «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты дөньяның 60тан артык иленнән 56 компетенциядә ярышучы яшь профессионалларны җыячак. Казан шәһәрендә 2019 елның 22-27 август көннәрендә узачак. Бу чемпионатта Лениногорск политехник көллияте студентлары беренче ел гына катнашмый. Очрашу барышында директор урынбасары Әхмәтҗанов Марат Акдас улы «WorldSkills»  турында җентекләп сөйләде. Студент Шульпин  Владимир  «Табаклы металл эшкәртү» компетенциясендә катнашты.  Владимир 3 көн дәвамында автомобиль җыйды. Андрей Козлов «Пешекче эше» компетенциясендә 8 катлаулы ризык әзерләгән, рәсмиләштергән, тапшырган, шуларның берсе «Каракатица» балыгы булган. Балтаев Владимир «Штукатур төзелеше»  компетенциясендә WorldSkills Juniors  турында 2 урын алды. Балалар игътибарына «Профессию подскажет книга» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.