Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Татарстан китапханәләре - белем дөньясына сәяхәт»

30 гыйнвар көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 4В сыйныф укучылары өчен «Татарстан китапханәләре-белем дөньясына сәяхәт»  дип исемләнгән слайд-әңгәмә үткәрде. Элек-электән китапханәләр зирәклек гыйбадәтханәсе, кешелек истәлеге һәм цивилизация хәзинәләре дип аталганнар. Чара барышында балалар Казанның милли һәм Республика балалар китапханәләре, Яр Чаллы шәһәре һәм Түбән Кама шәһәренең Үзәк балалар китапханәләре һәм Лениногорск шәһәре китапханәләре белән таныштылар. "Китап һәм китапханә турында» викторина сорауларына җавап бирделәр, «Мин һәм китапханә»анкетасында катнаштылар.