«Татарстан-уртак йортыбыз»
25 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Татарстан-уртак йортыбыз» дип аталган фольклор бәйрәм узды. Чуаш, мордва, рус һәм татар милләтләре вәкилләре 11 нче гимназиянең 4А сыйныфы укучыларын халык бәйрәмнәре, йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштырдылар, халык иҗатының байлыгы һәм кабатланмаслыгы турында сөйләделәр, милли аш-су тәкъдим иттеләр, кунакларны сыйладылар. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, халык мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр, милли уеннар белән таныштылар һәм татар халкының «Түбәтәй» уенында катнаштылар. Шулай ук 11-нче гимназиядә эшләп килүче «Айсылу» театрының яшь артистлары чыгышы да сөендерде. Төрле милләтләрнең бәйрәмчә бизәлгән күргәзмәләре беркемне дә битараф калдырмады. Мондый чаралар балаларга янәшәбездә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары турында белергә ярдәм итә һәм алар арасында дуслыкны ныгытырга ярдәм итә.