Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

“Гайдар алдан атлый”

24 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 5 нче мәктәпнең 4а һәм 4б сыйныф, 6 нчы мәктәпнең 3 а сыйныф укучылары өчен рус язучысы А. П. Гайдар иҗаты буенча “Гайдар алдан атлый” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында укучылар презентация ярдәмендә язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, язучы иҗатына багышланган «Әдәби разминка», «Әдәби герой» дип аталган төрле конкурсларда актив катнаштылар. Шулай ук картина буенча вакыйганы сурәтләделәр, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр. Ә соңыннан исә  «Аркадий Гайдарның батыр егетләре» китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. А. Гайдарның китаплары безне дус, игелекле, тугры, намуслы булырга, хезмәт сөяргә, туган җирне яратырга һәм сакларга кирәклеген  өйрәтә.