Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Урал әкиятчесе

18 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре шәһәребезнең 11 нче гимназиясендә 5 сыйныф укучылары өчен рус балалар язучысы Павел Петрович Бажовның тууына 140 ел тулуга багышланган «Урал әкиятчесе» дип исемләнгән  слайд - презентация күрсәттеләр. Мультимедиа презентациясе балаларга Павел Бажовның туган ягы - Урал ягына мавыктыргыч сәяхәт кылырга, аның тормыш юлы һәм бөек иҗади мирасы белән танышырга ярдәм итте. Чара барышында язучының "Кеченә шкатулка» әкиятен дә искә төшерделәр, ул быел 135 еллыгын билгеләп үтә. Укучылар зур кызыксыну белән табышмакларга җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр, язучының әкиятләренә нигезләнеп («Таш чәчәк» балет һәм операсы) иҗат ителгән музыка, куелган спектакльләр, кинофильмнар һәм мультфильмнар төшерелүе хакында белделәр. П. П. Бажов иҗаты Урал тормышы белән нык бәйләнгән. Язучы үз әсәрләрендә чыннан да уникаль дөнья тудыра: бер яктан – Урал җире табигате, икенче яктан – эшчеләр, өлкәннәр генә түгел, ә әкияти, фантастик күренешләр дә яши торган дөнья.