Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Адым. Канун. Җаваплылык.

18 гыйнвар көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 8нче мәктәптә «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен, «Адым. Канун. Җаваплылык.» темасына әңгәмә уздырды. Бу тема бүгенге көндә бик актуаль, чөнки, кызганычка каршы, һәр яшүсмер дә авыр һәм авыр төзәлмәслек нәтиҗәләргә китерә торган, хокукка каршы гамәлләр турында аңлап бетерми. Һәрберсендә каршылыклы хисләр бар. Тик эш шунда, беренче планга һәрчак үз «иң яхшы мин»не чыгара белергә кирәк. Яшүсмер яшьтә моны башкару катлаулырак. Балаларга күп нәрсә аның үз алдына нинди максат куюына бәйле икәнлеге әйтелде. Тормышта абынмау авыр. Үз иленең чын гражданины, көчле шәхес булу бик кыен. Балаларга хокук бозу һәм җәза төрләре, хокукка каршы гамәлләр нәтиҗәләре, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисе турында сөйләделәр. Тормыш хәлләре үрнәгендә кешенең хокуклары һәм бурычлары бозылуны ачыкладылар. Чара ахырында балаларга кылган гамәлләре өчен җавап бирергә кирәклеген һәрвакыт истә тотарга кирәк дигән киңәш бирелде.