Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Табигать җәүһәрләре»

11 гыйнвар көнне  Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 2 нче урта мәктәптә экологик клуб кысаларында тыюлык һәм милли парклар буйлап «Табигать җәүһәрләре» дип исемләнгән сәяхәт үткәрде. Китапханәче укучыларга, әлеге дата Россиядә 1997 елдан бирле билгеләп үтелүе турында сөйләде. 11 гыйнвар көнне дата очраклы гына сайланмаган, чөнки нәкъ менә бу көнне, 100 елдан артык элек, Төньяк-Көнчыгыш Байкалда (Бурятия) Россиянең беренче «Баргузин» тыюлыгы ачылды. Шулай ук китапханәче балаларны Россия һәм Татарстан Республикасының башка тыюлыклары һәм милли парклары белән таныштырды. Укучылар «экология», «тыюлык», «заказник», «милли парк», «Кызыл китап» кебек төшенчәләр белән таныштылар. Сәяхәт «Экологик даталар һәм бәйрәмнәр», «Кем ничек сөйлләшә?» кебек уеннар белән үрелеп барды.Чара ахырында балалар, китапханәче белән берлектә: Җир планетасын саклау  өчен-синең әллә кем булуың кирәк түгел, йөрәкнең тавышына колак салырга гына кирәк, дигән уртак фикергә килделәр.