Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Декабрьнең соңгы көнендә...

Яңа ел... чыршы ылыслары исе, төрле төстәге чыршы уенчыклар һәм , әлбәттә инде, яңа ел бүләкләре белән иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе булып тора. Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен яңа ел чаралары үтә. Быел балалар өчен «Декабрьнең соңгы көнендә...»дип исемләнгән яңа ел тамашасы узды. Беренче булып 14-нче номерлы коррекция мәктәбе һәм Лениногорск балалар йорты балалары булдылар. «Золушка» әкияте геройлары: Фея, Король, Принц, Кыш Бабай, Кар кызы, Кикимора  кебек персонажлар  балаларны бик шатландырды. Геройлар белән бергә «Кар бөртекләрен җый», «Карлы табышмаклар», «Бәхетле йолдыз астында», «Әниеңне яки әтиеңне киендер» дигән уеннар уйнадылар, «Чыршы җыры», «Кыш Бабай таягы» һ.б. җырлар җырладылар. Бәйрәм ахырында барлык балалар да татлы бүләкләр алдылар.