«Туган якның яраткан әкиятләре»
17 декабрь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе 6 нчы мәктәпнең 1б сыйныф укучылары өчен «Туган якның яраткан әкиятләре» дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Китапханәче балаларны Татарстанның иң танылган балалар язучылары: Роберт Батулла, Абдулла Алиш, Җәвад Тәржемановларның әдәби иҗаты белән таныштырды. Чара барышында балалар язучыларның әсәрләре белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Рәсемнәрне берләштер» һәм «Өзеклекләр нинди әкияттән» уеннарын уйнадылар.